Перейти к содержимому
РОО «Центр по развитию связей между Республикой Татарстан  и Индией» РТ

РОО «Центр по развитию связей между Республикой Татарстан и Индией» РТ

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Руководство
    • Структура
    • Документы
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Видео
    • Фото
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • АНЫҢ ӨЧЕН БАР ДӨНЬЯ АЧЫК

АНЫҢ ӨЧЕН БАР ДӨНЬЯ АЧЫК

admin 22.01.2018

(17 января 2018) Һиндстан диюгә күз алдына җыр-биюле, кайнар мәхәббәтле, хис-кичерешләрдән, күз яшьләреннән торган фильмнар килә. Анда, гадәттә, ярлы егет бай кызга яки, киресенчә, берәр хәлле әфәнденең улы фәкыйрь тормышлы туташка гашыйк була да, бөтен вакыйгалар шул тирәдә куера.

Ике яшь йөрәк язмыш сынаулары аша гына кавыша ала. Республиканың «Дуслык» йортында эшләп килгән Татарстан белән Һиндстан арасындагы мәдәни элемтәне үстерү үзәге җитәкчесе Иштиак Ахмад Гилькар белән сөйләшкәч тә, һинд егете белән урыс кызы мәхәббәте турында кино төшерерлек тарих ишеттем.

ind1

Тумышы белән Төньяк Һинд­станның Кашмир штатындагы Шринагар шәһәреннән ул. Зы­ялы, укымышлы гаиләдә тәр­бияләнгән. Үзләрендәге Британия мәктәбендә унике сыйныф тәмам­лагач, университетта биохимик һөнәрен үзләштерә. Кечкенәдән табиб булырга хыялланган, химия фәненә гашыйк Иштиак укуын шул юнәлештә Германиядә дәвам итәр­гә тели. Ләкин моның өчен алман телен камил белү генә аз була, ә бакалавр гыйлеме җитми. Вәкил­лектә эшләгән әтисе улына Руси­ягә китәргә тәкъдим итә. Егет дөнья картасын ачып карый да, «Русиядән Германиягә ерак калмый икән бит», дип безнең илгә килергә тәвәк­кәлли. Советлар Союзы космонав­тларының галәмгә беренче очуы, нинди салкын Себердә дә нефть вышкаларының кара алтын суыруы, хәрби кораблар, су асты көймәләре сафка басу, самолетлар төзелү – бо­лар барысы да Иштиакның аңында СССР – бөек инженерлар дәүләте, дигән уй тудыра. Әтисе әле: «Алар­ның бит «КамАЗ» машиналары бар. Америкадан кала тагын кайсы ил шундый автомобиль җитештерә», – дип, җилкенгән йөрәкне тагын да дәртләндереп җибәрә. Һинд егете дә бездә укып инженер бу­лырга карар кыла. Горбачев фа­милиясеннән башка бер авыз сүз урысча белмәгән егетне иң элек Кишинев шәһәренә телне үзләште­рергә җибәрәләр. Аннары Луганкс машина төзү институтын кызыл дипломга тәмамлый да, зур план­нар белән үз ягына кайтып китә. Ә язмыш исә үзенчә хәл итә: аны ба­рыбер медицина өлкәсенә юнәл­дерә. Озак та узмый, алман телендә иркен аралашкан яшь белгечне ме­дицина җиһазлары белән сату итә торган оешмага эшкә – Русиядәге филиалларның берсенә кодалый­лар. Шулай итеп 1994 елда Ишти­ак Ахмад Гилькар Казанга аяк баса. «Мин бирегә килеп төшкәндә сен­тябрь ае, яңгыр ява, юеш, пычрак, тирә-юнь бик соры иде. Мәскәү­нең Шереметьево аэропорты да уңай хис калдырмады. Ярый әле, Төньяк Һиндстанда тугач, кыш кур­кытмый. Һич югы шунысы куанды­рды. Бездә мондагыга караганда да көчле җилләр дулый», – дип сөйли ул. Биредә урнашуга җиң сызганып эшкә керешә, урыс телен шомарту өчен күп аралаша, радио тыңлый, телевизор карый. Бераз эшлим дә китәм дип килгән егет ул чагын­да монда озакка тамыр җәячәген башына да китерми әле.

ind

Үзе артыннан ук Казан медицина институтына укырга килгән сеңле­сенең ахирәте Ольганы очратуга тынычлыгы югала аның. Өстәвенә, чибәр туташ әнисе кебек үк укы­тучы, инглиз теле белгече булып чыга. Сөйләшер сүз дә тиз табыла, уртак серләр дә барлыкка килә. Ти­мерне кызуында сугарга яраткан Иштиак өйләнергә карар кыла һәм сөенечле хәбәрне якыннарына җиткерергә туган ягына ашыга. Ни кызганыч, ике яшь йөрәкне бәхет диңгезендә гиздергән яңалык ту­ганнары өчен генә тамакка утырган кылчыкка әйләнә. Ничек инде Ау­рупа йогынтысы үтеп кергән мәм­ләкәт гражданына өйләнә? Көн­батышта гаилә кыйммәтләре аяк астына салып таптала, Һиндстан­дагы кебек иң биек югарылыкта тормый, димәк, нәселебезгә хәрәм керә, ди гаилә киңәшмәсенә җыел­ган туган-тумача. «Бездә кәләшне җентекләп сайлыйлар, очраштык, яратыштык һәм кавыштык дигән алгоритм бөтенләй юк, – ди Ишти­ак. – Бер танышларым, кызның нәселендә шикәр чирле кешеләр булуын белгәч, улларын аңа өйлән­дерүдән баш тартты. Гаилә – ди­пломатик союз. Һиндстанда исә ул ишле, зур. Гаилә төшенчәсенә әти-ә­ни генә түгел, бөтен икенче буын туганнар да, өченчеләре дә, калган­нар да керә. Килен барысы белән дә уртак тел табып, матур мөгамәлә кора белергә тиеш». Ольга турында ишеткәч, әтисе канәгатьсезлек бел­дерсә дә, әнисе улы ягына авыша: үзе хәл итсең, аңа яшисе бит, ди. Ольганың инглиз теле укытучысы, ягъни гуманлы һөнәр иясе булуы да каршылыкның уңай хәл ителүендә зур роль уйный. Әлбәттә, Ольгага да мондый карарга килү җиңел бул­магандыр. Сөйгәне аңа башта ук: «Минем туган җирем синең өчен дә Ватанга әйләнергә тиеш. Әгәр безгә анда китәргә туры килсә, син ризамы», – дип коры тора. Йөрәге мәхәббәттән илереп типкән кызга буйсынмый чара калмый. Туйлары Казанда тыйнак кына уза. Ләкин Иштиак әфәнденең йөрәге түрен­дә киләчәктә үз ягында бөтен кан- кардәшләрен, дус-ишләрен җыеп, зурлап мәҗлес үткәрү теләге әле дә яши.

ind4-576x1024

Ике ил мәдәниятенең төрле­леге сукыр күзгә дә күренүгә карамастан, бу гаиләдә шактый мәсьәләләр күптән уртаклык тап­кан. Ольга һиндларның милли ризыкларын яратып пешерә. Ире әйтүенчә, хәзер инде аларга кара­ганда да тәмләткечләрне күп сала. Һиндстанда мондагы ашларны әзерләп, туганнарын сокландыра. Берсендә шулай, голубцы ясап, каенатасын шаккатырган. Ул итне кәбестәгә ничек төрә алдың, дип шактый аптырап йөргән. «Русиядә тел белү – проблема һәм бу хафага сала, – ди Иштиак Ахмад Гилькар. – Монда электән инглизчәгә игъ­тибар булмаган, аны хәзер генә ныклап өйрәнәләр. Без исә туган телебезне дә, инглиз телен дә тигез дәрәҗәдә беләбез». Өйдә дә ин­глизчә аралашалар. Аңлыйсыңмы, юкмы, гаилә башлыгы әйтүенчә, анысы берәүне дә борчымый. Син инглизчә камил сөйләшергә тиеш.

Иштиак белән Ольга ике бала тәрбияләп үстергән. Уллары Фаи­саль Русия гадел хөкем (правосу­дие) академиясендә юрист һөнәрен үзләштерә. Кызлары София мәк­тәптә белем ала, журналист булы­рга хыяллана. Иштиак үзе дәвалау оешмаларын медицина җиһазлары белән тәэмин итү өлкәсендә эшли – мондагы филиалны җитәкли. «Гаиләдә дүртебез дә төрле, – ди героем. – Улым бик тыйнак. Бергә җыелгач, әңгәмә юриспруденциягә кагылышлы булса гына кушыла, юк икән, авызыннан бер сүз тартып алам димә. Күрәсең, миңа охша­ган. Үзем дә өйдә күбрәк башка­лар сөйләгәнне тыңлыйм. Әтинеке шикелле холкым кырысрак, ул да салкын кеше, назга да, мактауга да саран. Тәртип яратам. Нинди­дер уңышка ирешү өчен теләк булу гына җитми, дисциплина да кирәк. Әйтик, көн саен иртән биштә то­рып сәгать ярым дәвамында йога күнекмәләре ясау егерме дүрт сәгатькә җитәрлек дәрт-дәрман бирә». Ике милләт, төрле мәдә­ният вәкиленең бергә кавышуын язмышка сылтый. «Ирнең дә, ха­тынның да геннары төрле, – ди ул. – Гомумән, кеше шәхес булып бала вакыттан ук тәрбияләнә. Шуңа да карамастан, мәхәббәттә, бер-бе­реңне аңлап яшәргә, бер дулкын ешлыгында тибрәлергә кирәк. Гаиләдә мөнәсәбәт ачыклау – эш түгел. Без үскәндә әти-әни балалар алдында бер-берсенә канәгатьсез­лек сүзе әйтми иде, бер-берсен битәрләгәннәрен ишетмәдек. Шул чагында гына авырлыклар чүпкә әйләнә».

ind2-576x1024

Героемда тагын шул сокландырды: аның өчен бар дө­нья ачык, илләр арасында чикләр юк төсле. Үзе дә, дөнья шултикле тарайды, ди. Казанда укып киткән бертуган сеңлесе хәзер Калифор­ниядә табиб булып эшли, икенчесе, Франциядә гыйлем эстәп кайтып, үзләрендә фәнни лабораторияне җитәкли, микробиолог. Абыйсы – электрон инженер. Икетуганы Ма­лайзиядә электрон җиһазлар бу­енча эре компанияне җитәкчесе вазифасын башкара, тагын берсе Бәһрәйнда күперләр төзи. «Без – барыбыз да профессионаллар. Аерма шунда гына: башкаларның төпле хезмәте бар, ә мин – малта­бар. Гәрчә әти үзе кебек түрә итеп күрергә теләгән иде, әмма ире­кле йөзәргә яратуым буйсынырга ирек бирми», – ди Иштиак әфәнде. Эшкуарлыктан тыш, әйткәнемчә, әлеге үзәк эшчәнлеген кайгырта. Һиндстаннан безгә ешрак студент­лар килә һәм күбесе медицина университетында укый, барысын бергә санасаң, мең кешегә җые­ла икән. «Вәкиллек каршындагы әлеге үзәкне Жанна Данилен­ко исемле ханым ачты. Ул анда һинд биюләрен укытты. Моннын җиде ел элек, кияүгә чыгып, гаилә мәшәкатьләре белән иҗтимагый эшкә өлгерми башлагач, идарәне миңа тапшырды. Хәзерге вакыт­та алты-җиде бию төркемебез бар, Якшәмбе мәктәбе эшли, бәй­рәмнәрдә, этник чараларда катна­шабыз. Ике елга бер мәртәбә безгә Һиндстан вәкиле килә. Бу үзәкне элемтә чарасы дип атыйм, чөнки ике дәүләт арасын тоташтырып торабыз», – ди әңгәмәдәшем. Бу эшен дә ул яратып, чын күңелдән башкара. Чөнки «Дуслык» йортына килеп, эш бүлмәсендә утырганда уйларына чума, хыялында Һинд­станга кайтып килә. Безнең якка килеп төпләнгәнегезгә үкенми­сезме дигәч: «Үкенү холыкка һич туры килми. Сагынсам, кайтып китәргә дә күп сорап тормыйм», – дип җавап кайтарса да, кендек каны тамган җир һәрчак йөрәген­дә аның. Киләчәктә хәтта туган җирендә югары дәрәҗәдә хезмәт күрсәтә торган клиника ачу турын­да уйлана, үз халкына ярдәм итү теләге белән яна. «Минем туган штатыма игелек эшлисем килә, – ди. – Ул безне үстерде, укытты, ә без ташлап чыгып киттек. Менә шул бурычны кайтармыйча, җаны­ма тынычлык тапмам кебек». Ка­занга, республикабызга да гашыйк ул, татар халкының тырышлыгына, эшчәнлегенә соклана, безнең көй­ләрдә һинд музыкасының мотив­ларын эзли, охшашлыклар да таба. Кызының татар телен белүенә дә ихлас куана. «София – Татарстанда туган бала, мондагы телне белергә тиеш», – ди елмаеп.

Автор: Эеже Басыйрова

Журнал «Идел»

Продолжить чтение

Назад: В Доме Дружбы народов состоится показ индийского фильма «Дангал»
Далее: Уроки самообороны для девушек Дели


bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57