(17 января 2018) Һиндстан диюгә күз алдына җыр-биюле, кайнар мәхәббәтле, хис-кичерешләрдән, күз яшьләреннән торган фильмнар килә. Анда, гадәттә, ярлы егет бай кызга яки, киресенчә, берәр хәлле әфәнденең улы фәкыйрь тормышлы туташка гашыйк була да, бөтен вакыйгалар шул тирәдә куера.
Ике яшь йөрәк язмыш сынаулары аша гына кавыша ала. Республиканың «Дуслык» йортында эшләп килгән Татарстан белән Һиндстан арасындагы мәдәни элемтәне үстерү үзәге җитәкчесе Иштиак Ахмад Гилькар белән сөйләшкәч тә, һинд егете белән урыс кызы мәхәббәте турында кино төшерерлек тарих ишеттем.
Тумышы белән Төньяк Һиндстанның Кашмир штатындагы Шринагар шәһәреннән ул. Зыялы, укымышлы гаиләдә тәрбияләнгән. Үзләрендәге Британия мәктәбендә унике сыйныф тәмамлагач, университетта биохимик һөнәрен үзләштерә. Кечкенәдән табиб булырга хыялланган, химия фәненә гашыйк Иштиак укуын шул юнәлештә Германиядә дәвам итәргә тели. Ләкин моның өчен алман телен камил белү генә аз була, ә бакалавр гыйлеме җитми. Вәкиллектә эшләгән әтисе улына Русиягә китәргә тәкъдим итә. Егет дөнья картасын ачып карый да, «Русиядән Германиягә ерак калмый икән бит», дип безнең илгә килергә тәвәккәлли. Советлар Союзы космонавтларының галәмгә беренче очуы, нинди салкын Себердә дә нефть вышкаларының кара алтын суыруы, хәрби кораблар, су асты көймәләре сафка басу, самолетлар төзелү – болар барысы да Иштиакның аңында СССР – бөек инженерлар дәүләте, дигән уй тудыра. Әтисе әле: «Аларның бит «КамАЗ» машиналары бар. Америкадан кала тагын кайсы ил шундый автомобиль җитештерә», – дип, җилкенгән йөрәкне тагын да дәртләндереп җибәрә. Һинд егете дә бездә укып инженер булырга карар кыла. Горбачев фамилиясеннән башка бер авыз сүз урысча белмәгән егетне иң элек Кишинев шәһәренә телне үзләштерергә җибәрәләр. Аннары Луганкс машина төзү институтын кызыл дипломга тәмамлый да, зур планнар белән үз ягына кайтып китә. Ә язмыш исә үзенчә хәл итә: аны барыбер медицина өлкәсенә юнәлдерә. Озак та узмый, алман телендә иркен аралашкан яшь белгечне медицина җиһазлары белән сату итә торган оешмага эшкә – Русиядәге филиалларның берсенә кодалыйлар. Шулай итеп 1994 елда Иштиак Ахмад Гилькар Казанга аяк баса. «Мин бирегә килеп төшкәндә сентябрь ае, яңгыр ява, юеш, пычрак, тирә-юнь бик соры иде. Мәскәүнең Шереметьево аэропорты да уңай хис калдырмады. Ярый әле, Төньяк Һиндстанда тугач, кыш куркытмый. Һич югы шунысы куандырды. Бездә мондагыга караганда да көчле җилләр дулый», – дип сөйли ул. Биредә урнашуга җиң сызганып эшкә керешә, урыс телен шомарту өчен күп аралаша, радио тыңлый, телевизор карый. Бераз эшлим дә китәм дип килгән егет ул чагында монда озакка тамыр җәячәген башына да китерми әле.
Үзе артыннан ук Казан медицина институтына укырга килгән сеңлесенең ахирәте Ольганы очратуга тынычлыгы югала аның. Өстәвенә, чибәр туташ әнисе кебек үк укытучы, инглиз теле белгече булып чыга. Сөйләшер сүз дә тиз табыла, уртак серләр дә барлыкка килә. Тимерне кызуында сугарга яраткан Иштиак өйләнергә карар кыла һәм сөенечле хәбәрне якыннарына җиткерергә туган ягына ашыга. Ни кызганыч, ике яшь йөрәкне бәхет диңгезендә гиздергән яңалык туганнары өчен генә тамакка утырган кылчыкка әйләнә. Ничек инде Аурупа йогынтысы үтеп кергән мәмләкәт гражданына өйләнә? Көнбатышта гаилә кыйммәтләре аяк астына салып таптала, Һиндстандагы кебек иң биек югарылыкта тормый, димәк, нәселебезгә хәрәм керә, ди гаилә киңәшмәсенә җыелган туган-тумача. «Бездә кәләшне җентекләп сайлыйлар, очраштык, яратыштык һәм кавыштык дигән алгоритм бөтенләй юк, – ди Иштиак. – Бер танышларым, кызның нәселендә шикәр чирле кешеләр булуын белгәч, улларын аңа өйләндерүдән баш тартты. Гаилә – дипломатик союз. Һиндстанда исә ул ишле, зур. Гаилә төшенчәсенә әти-әни генә түгел, бөтен икенче буын туганнар да, өченчеләре дә, калганнар да керә. Килен барысы белән дә уртак тел табып, матур мөгамәлә кора белергә тиеш». Ольга турында ишеткәч, әтисе канәгатьсезлек белдерсә дә, әнисе улы ягына авыша: үзе хәл итсең, аңа яшисе бит, ди. Ольганың инглиз теле укытучысы, ягъни гуманлы һөнәр иясе булуы да каршылыкның уңай хәл ителүендә зур роль уйный. Әлбәттә, Ольгага да мондый карарга килү җиңел булмагандыр. Сөйгәне аңа башта ук: «Минем туган җирем синең өчен дә Ватанга әйләнергә тиеш. Әгәр безгә анда китәргә туры килсә, син ризамы», – дип коры тора. Йөрәге мәхәббәттән илереп типкән кызга буйсынмый чара калмый. Туйлары Казанда тыйнак кына уза. Ләкин Иштиак әфәнденең йөрәге түрендә киләчәктә үз ягында бөтен кан- кардәшләрен, дус-ишләрен җыеп, зурлап мәҗлес үткәрү теләге әле дә яши.
Ике ил мәдәниятенең төрлелеге сукыр күзгә дә күренүгә карамастан, бу гаиләдә шактый мәсьәләләр күптән уртаклык тапкан. Ольга һиндларның милли ризыкларын яратып пешерә. Ире әйтүенчә, хәзер инде аларга караганда да тәмләткечләрне күп сала. Һиндстанда мондагы ашларны әзерләп, туганнарын сокландыра. Берсендә шулай, голубцы ясап, каенатасын шаккатырган. Ул итне кәбестәгә ничек төрә алдың, дип шактый аптырап йөргән. «Русиядә тел белү – проблема һәм бу хафага сала, – ди Иштиак Ахмад Гилькар. – Монда электән инглизчәгә игътибар булмаган, аны хәзер генә ныклап өйрәнәләр. Без исә туган телебезне дә, инглиз телен дә тигез дәрәҗәдә беләбез». Өйдә дә инглизчә аралашалар. Аңлыйсыңмы, юкмы, гаилә башлыгы әйтүенчә, анысы берәүне дә борчымый. Син инглизчә камил сөйләшергә тиеш.
Иштиак белән Ольга ике бала тәрбияләп үстергән. Уллары Фаисаль Русия гадел хөкем (правосудие) академиясендә юрист һөнәрен үзләштерә. Кызлары София мәктәптә белем ала, журналист булырга хыяллана. Иштиак үзе дәвалау оешмаларын медицина җиһазлары белән тәэмин итү өлкәсендә эшли – мондагы филиалны җитәкли. «Гаиләдә дүртебез дә төрле, – ди героем. – Улым бик тыйнак. Бергә җыелгач, әңгәмә юриспруденциягә кагылышлы булса гына кушыла, юк икән, авызыннан бер сүз тартып алам димә. Күрәсең, миңа охшаган. Үзем дә өйдә күбрәк башкалар сөйләгәнне тыңлыйм. Әтинеке шикелле холкым кырысрак, ул да салкын кеше, назга да, мактауга да саран. Тәртип яратам. Ниндидер уңышка ирешү өчен теләк булу гына җитми, дисциплина да кирәк. Әйтик, көн саен иртән биштә торып сәгать ярым дәвамында йога күнекмәләре ясау егерме дүрт сәгатькә җитәрлек дәрт-дәрман бирә». Ике милләт, төрле мәдәният вәкиленең бергә кавышуын язмышка сылтый. «Ирнең дә, хатынның да геннары төрле, – ди ул. – Гомумән, кеше шәхес булып бала вакыттан ук тәрбияләнә. Шуңа да карамастан, мәхәббәттә, бер-береңне аңлап яшәргә, бер дулкын ешлыгында тибрәлергә кирәк. Гаиләдә мөнәсәбәт ачыклау – эш түгел. Без үскәндә әти-әни балалар алдында бер-берсенә канәгатьсезлек сүзе әйтми иде, бер-берсен битәрләгәннәрен ишетмәдек. Шул чагында гына авырлыклар чүпкә әйләнә».
Героемда тагын шул сокландырды: аның өчен бар дөнья ачык, илләр арасында чикләр юк төсле. Үзе дә, дөнья шултикле тарайды, ди. Казанда укып киткән бертуган сеңлесе хәзер Калифорниядә табиб булып эшли, икенчесе, Франциядә гыйлем эстәп кайтып, үзләрендә фәнни лабораторияне җитәкли, микробиолог. Абыйсы – электрон инженер. Икетуганы Малайзиядә электрон җиһазлар буенча эре компанияне җитәкчесе вазифасын башкара, тагын берсе Бәһрәйнда күперләр төзи. «Без – барыбыз да профессионаллар. Аерма шунда гына: башкаларның төпле хезмәте бар, ә мин – малтабар. Гәрчә әти үзе кебек түрә итеп күрергә теләгән иде, әмма ирекле йөзәргә яратуым буйсынырга ирек бирми», – ди Иштиак әфәнде. Эшкуарлыктан тыш, әйткәнемчә, әлеге үзәк эшчәнлеген кайгырта. Һиндстаннан безгә ешрак студентлар килә һәм күбесе медицина университетында укый, барысын бергә санасаң, мең кешегә җыела икән. «Вәкиллек каршындагы әлеге үзәкне Жанна Даниленко исемле ханым ачты. Ул анда һинд биюләрен укытты. Моннын җиде ел элек, кияүгә чыгып, гаилә мәшәкатьләре белән иҗтимагый эшкә өлгерми башлагач, идарәне миңа тапшырды. Хәзерге вакытта алты-җиде бию төркемебез бар, Якшәмбе мәктәбе эшли, бәйрәмнәрдә, этник чараларда катнашабыз. Ике елга бер мәртәбә безгә Һиндстан вәкиле килә. Бу үзәкне элемтә чарасы дип атыйм, чөнки ике дәүләт арасын тоташтырып торабыз», – ди әңгәмәдәшем. Бу эшен дә ул яратып, чын күңелдән башкара. Чөнки «Дуслык» йортына килеп, эш бүлмәсендә утырганда уйларына чума, хыялында Һиндстанга кайтып килә. Безнең якка килеп төпләнгәнегезгә үкенмисезме дигәч: «Үкенү холыкка һич туры килми. Сагынсам, кайтып китәргә дә күп сорап тормыйм», – дип җавап кайтарса да, кендек каны тамган җир һәрчак йөрәгендә аның. Киләчәктә хәтта туган җирендә югары дәрәҗәдә хезмәт күрсәтә торган клиника ачу турында уйлана, үз халкына ярдәм итү теләге белән яна. «Минем туган штатыма игелек эшлисем килә, – ди. – Ул безне үстерде, укытты, ә без ташлап чыгып киттек. Менә шул бурычны кайтармыйча, җаныма тынычлык тапмам кебек». Казанга, республикабызга да гашыйк ул, татар халкының тырышлыгына, эшчәнлегенә соклана, безнең көйләрдә һинд музыкасының мотивларын эзли, охшашлыклар да таба. Кызының татар телен белүенә дә ихлас куана. «София – Татарстанда туган бала, мондагы телне белергә тиеш», – ди елмаеп.
Автор: Эеже Басыйрова